Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы дин әһелләре, имам-мөхтәсибәләрдән торган делегация Үзбәкстан Республикасына сәфәр кыла. Үзбәкстан дәүләте чакыруы буенча барган Татарстан хәзрәтләре Ташкент, Сәмарканд, Бохара шәһәрләрендә экскурсиядә булды. Сәмарканд шәһәренең үзенчәлеге, аның борынгы архитектурасы, мөселман бина-корылмаларының бизәлеше кунакларны таң калдырды.
Мисал өчен, Татарстан дин эшлеклеләре кичә күренекле ислам галиме, мөхәддис Исмәгыйль әл-Бохари (810-870 еллар) комплексында булды. Имам Бохари үзе биредә вафат булган һәм күмелгән. Шулай ук билгеле шәхесләрдән – галим Әбу Мансур әл-Матуридиның, Хусам ибн Габбас исемле сәхабәнең каберләре дә Сәмарканд шәһәрендә. Татарстан имам-хатыйблары биредә Үзбәкстан мөфтие урынбасары һәм Сәмарканд өлкәсенең баш имамы Зәйнетдин хаҗи Ишанкулов белән очрашты. Баш имам кунакларга үзенең китабын бүләк итте.
Кичә хәзрәтләр Бохарага килделәр, “Мир-араб” мәдрәсәсендә булдылар.