Болгарда узачак Мәүлид бәйрәменең программасы билгеле булды

28 ноябрь 2017 ел 10:13
Болгарда узачак Мәүлид бәйрәменең программасы билгеле булды

Иртәгә Болгар шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең төп тантанасы узачак. Беренче тапкыр Мәүлид Болгар ислам академиясендә үтә. Әлеге чарада өч йөздән артык кеше катнашачак, араларында – Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы вазыйфаларын башкаручы  Алибеман Эгбали Зарч, хаҗ мәсьәләләре буенча Югары Лидер Вәкиле (Иран Республикасы) Хоҗат-ол-әслама Сәйид Али Гази Әскар, Төркия Республикасының билгеле Коръән хафизы Исхак Даныш һәм башкалар бар. Мәүлидтә шулай ук Татарстан Республикасының күпләгән дин эшлеклеләре һәм имам-мөхтәсибләренең, Россия төбәкләре мөфтиләре һәм аларның вәкилләре, шул исәптән Дагстан, Ульяновски һәм Иваново өлкәләре, Удмуртия, Коми республикалары, Ханты-Манси автономияле округы, Байкал аръягы краеннан катнашучылар көтелә.

Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләячәк.

Танылган нәшид башкаручылар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев, “Нәшидел Ислам” төркеме тамашачыларны татар һәм гарәп телендә чыгышлар белән куандырачак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсен уку һәм Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла.

Бәйрәм 15.40 сәгатьтә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы