Апанай мәчете ачык лекцияләр циклы башлый

04 декабрь 2017 ел 10:22
Апанай мәчете ачык лекцияләр циклы башлый

Бүгеннән башлап Казан шәһәренең Апанай мәчете һәр атнаның дүшәмбе көнендә лекцияләр башлап җибәрә. Әлеге дәресләр циклының гомуми темасы – “Россиядә ислам тарихы”. Бу чараларның максаты – тарихыбыз аша туган телебезгә, милли мирасыбызга, язма әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү. “Милли үзаң булса, телебезне өйрәнергә теләүчеләр артыр дигән теләктә калабыз”, – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, мәчет имамы Нияз хәзрәт Сабиров.

Ислам тарихы буенча лекцияләрне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев алып бара. Башлана: 18.00.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы