Telеgram каналында телне өйрәнүгә язылучылар саны 1800гә җитеп килә!

04 декабрь 2017 ел 11:11
Telеgram каналында телне өйрәнүгә язылучылар саны 1800гә җитеп килә!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән милли проект – смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән каналга язылучылар саны 1750 кешегә җитте.

Әлеге проектны 14 ноябрьдә матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән иде. 

Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дә Telegram челтәрендә үз каналы бар. Әлеге каналга язылучылар көнгә берничә тапкыр көннең төп хәбәрләре һәм вакыйгалар турында мәгълүматлар алып тора. Безнең Telegram каналына язылыр өчен, мессенджерның эзләү урынында @DUMRT (рус телендә яңалыклар) яки @TRMDN (татар телендә яңалыклар) сүзләрен җыярга кирәк. Язылыгыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы