Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән милли проект – смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән каналга язылучылар саны 1750 кешегә җитте.
Әлеге проектны 14 ноябрьдә матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән иде.
Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дә Telegram челтәрендә үз каналы бар. Әлеге каналга язылучылар көнгә берничә тапкыр көннең төп хәбәрләре һәм вакыйгалар турында мәгълүматлар алып тора. Безнең Telegram каналына язылыр өчен, мессенджерның эзләү урынында @DUMRT (рус телендә яңалыклар) яки @TRMDN (татар телендә яңалыклар) сүзләрен җыярга кирәк. Язылыгыз!