Татарстан мөфтие Төркиянең Казандагы консулы белән саубуллашты

04 декабрь 2017 ел 14:04
Татарстан мөфтие Төркиянең Казандагы консулы белән саубуллашты

Бүген Төркиянең Казандагы консулы Турхан Дильмач Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып саубуллашты. Камил хәзрәт консул хезмәт иткән елларны “әһәмиятле вакыйгаларга бай булган, шул ук вакытта авырлыклары белән килгән дүрт ел” дип атады, татар һәм төрек халыклары арасындагы элемтәләрнең күтәрелеш чоры буларак истә калуын әйтте.

Татарстан мөфтие кунакны атаклы татар галимнәре мирасы белән таныштырды, милли байлыкны өйрәнүдә эшләгән эшләр турында сөйләде. Турхан Дильмач дүрт телдә иркен аралашуын яшермәде: татарча, төрекчә, русча, инглизчә белә, татар шәхесләренең язган әсәрләре белән кызыксына. Очрашуда төрки милләтләр арасында элемтәләрне ныгыту кирәклеге ассызыкланды.

Кунак Татарстан мөфтиенә Мәүләнә Җәләлетдин Мөхәммәд Руминың фарсы телендә язылган “Фиһә мә фиһи” дип исемләнгән китабын бүләк итте. Затлы басма борынгы китапның төгәл копиясе булып санала.

Камил хәзрәт Турхан Дильмачка вакыт табып очрашуга килгәне өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы