2017 елның 6 декабрендә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашачак. Түгәрәк өстәл алдында чәй эчеп, Татарстанда ислам үсешен һәм мөфтиятнең татар рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән башлангычларын һәм проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сүз барачак.
Очрашу сәгать 14.00 башлана. ММЧ өчен аккредитацияне 5 декабрьдә сәгать 15.00 кадәр 89172939706 телефоны буенча үтәргә мөмкин. Урыннар чикле.