Хәләл продукция җитештерү өлкәсендә техник комитетның беренче утырышы уза

04 декабрь 2017 ел 14:24
Хәләл продукция җитештерү өлкәсендә техник комитетның беренче утырышы уза

6 декабрь көнне Россия ислам институтында хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә техник комитетның утырышы узачак. Ул 2017 елның июлендә формалашкан иде. Әлеге чара беренчеләрдән булып оештырыла. Комитетның төп максаты булып продукцияне җитештерүдә һәм “Хәләл” хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган методларны эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Шул сәбәпле Россия товар җитештерүчеләренә таләпләр тәртипкә китерелә, товарны эчке базарда куллану мөмкинлеге барлыкка килә һәм продукцияне чит илгә экспортка чыгарырга мөмкинлекләр арта.

Утырыш эшендә төбәк Диния нәзарәтләреннән 53 вәкил катнашачак, шул исәптән, Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, сөт һәм ит промышленносте фәнни институтларыннан, “Хәләл” сертификацияләү комитетларыннан һәм үзәкләреннән, җитештерүче предприятиеләрдән һәм башкалардан. Моннан тыш, утырышка Техник җайлау һәм метрология буенча Федераль агентлык (РОССТАНДАРТ) җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев киләчәк һәм әлеге проектны тормышка ашыручы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак.

Беренче очрашуда техник комитетның структурасы һәм составы буенча документацияне тәкъдим итү, 2018 елга милли стандартлар эшләү һәм 2020 елга кадәр техник комитетның урта тәүлеклек Программасын карау, шулай ук техник комитет эшчәнлеген финанслау мәсьәләләре буенча фикер алышу ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, техник комитет Техник җайлау һәм метрология буенча Федераль агентлык (РОССТАНДАРТ) октябрь аенда оештырылган иде (боерык 2017 елның 2 октябреннән № 2067 “Хәләл” продукция һәм хезмәтләре”н стандартлаштыру буенча техник комитет проектын төзү турында”). Техник комитет рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин билгеләнде, аның урынбасарлары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов, “Тест – Татарстан” республика сертификацион методик үзәге генераль директоры урынбасары Сергей Гогин, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиев.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы