Хәзерге минутта Мәскәүнең Көнчыгыш илләре институтында Сүриянең дин эшләре буенча министры Мөхәммәд Габделсаттар әл-Сәиди катнашында утырыш төгәлләнде. Очрашуда Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин рәислегендәге утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Шулай ук киңәшмәдә Россия мөселманнары Дини җыены, “Мәскәү мөфтияте” Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм Үзәк регион, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов, Чечня мөфтие урынбасары Турко Давыдов һәм башкалар бар иде.
Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып Сүриядә баручы вакыйгалар буенча бердәм конференция оештыру мәсьәләсе торды, Россия ягы “чечен кампанияләре” мисалындагы конфликтлы ситуацияләрне хәл итү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак.
Катнашучыларны сәламләп, министр, шәйх буларак, Татарстан, Чечня, Дагстаннан булган россияле мөселман галимнәре белән шәхсән таныш булуы турында белдерде. “Мин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Чечня мөфтие Сәлах Межиевка тирән ихтирамымны белдерәм”, – диде ул. Шәйх шулай ук Сүрия территориясендә террорчылыкка каршы сугышта ярдәм өчен Россиягә рәхмәтен җиткерде: “Әгәр Россиянең кораллы көчләре булмаса, безнең ил дөньяның сәяси картасында калмаган булыр иде”. Әмма әл-Сәид ассызыклаганча, мәгълүмати идеологик көрәш хәрбигә караганда күпкә катлаулырак.
– Эш шунда ки, дини яктан әзер булмаган киң иҗтимагый масса адашуда булды һәм күп очракта галимнәр сүзенә колак салмыйлар, – дип билгеләде ул проблеманы. – Безнең бурыч – ваһһабчылык һәм ихванчылык идеологиясе белән көрәшү. Без Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм чорында яшәмибез һәм ул вакытны кайтара алмыйбыз. Тәфсир әзерләү буенча эш алып барыла, Коръәнгә аңлатмаларны Сүрия галимнәре эшли. Моннан тыш, безнең вәгазьчеләр өчен юллама дөньяга чыкты, хәзерге дөньяның проблемаларына җаваплар бирелә. Сүриядә хакимият һәм фәнни берләшмә традицион яктан бик актив, төрле дин вәкилләренең дустанә яшәвенең зур тәҗрибәсе бар.
Министр әйткәнчә, билгеләнгән проблемалар буенча тәртип кертүдә Сүрия ягы өчен Россия тәҗрибәсе кыйммәтле, шул сәбәптән ул татар-мөселманнарның традицион ислам кыйммәтләре яңарышындагы ролен болай дип ассызыклады: “Без Сүриядә татарларны бик яратабыз”.
Киңәшмә нәтиҗәләреннән чыгып, Димәшкътә “Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуда мөселманнарның бердәмлеге” дип эшче исем бирелгән темага конференция үткәрү буенча якынча карарга килделәр.