“Зәкят” фонды балаларны сөендерде

05 декабрь 2017 ел 17:42
“Зәкят” фонды балаларны сөендерде
Бүген “Зәкят” хәйрия фонды балалар өчен Мәүлид оештырды. Әлеге чара “Туган авылым” күңел ачу комплексында узды, барлыгы 45 бала катнашты. Балалар мастер-классларда, анимациядә шөгыльләнделәр һәм аларга тәм-томнар, күчтәнәчләр таратылды. Коръән укып дога кылынды. Автор-башкаручы Ильяс Халиков мөнәҗәтләр, дини җырлар башкарды. Ирек хәзрәт балаларга, әти-әниләргә вәгазьләр, дини хикәятләр сөйләде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин Мәүлид бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәтен җиткерде. Кешеләрдә игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын зурлый торган мондый чараларның беренче тапкыр гына узмавын ассызыклады. Узган елны көз көне Горкинско-Ометьевский паркта балаларны җыеп бәйрәм оештырылган иде.
– Хәйрия фондыбызның төп максаты – мохтаҗ, авыр хәлдә булган балаларга ярдәм кулы сузу. Аларның йөзләрендә елмаю булса, без үзебезнең максатыбызга ирешкән булырбыз, ин шә Аллаһ. Без әти-әниләргә, балаларга һәр көнне булышырга тырышабыз, безгә зур вазыйфа йөкләнгән. “Зәкят” фондында көн саен мохтаҗлар өчен киемнәр кабул итәбез һәм аларны мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга таратабыз. Безгә һәр көнне киләләр. Кешенең теленә, диненә, тән төсенә карамастан, ярдәм кулы сузарга тырышабыз. ДЦП белән авыручы, аутизм, Даун синдромы белән интегүче балаларга телевидение, социаль челтәрләр аша ярдәм итү юлларын эзлибез, – дип белдерде Ирек хәзрәт Җиһаншин.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы