Мөфти "Хәләл" Техник комитеты утырышында: "Безнең максат - кулланучы хокукларын яклау"

06 декабрь 2017 ел 12:16
Мөфти "Хәләл" Техник комитеты утырышында: "Безнең максат - кулланучы хокукларын яклау"

Бүген Россия ислам институтында хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә Техник комитетның утырышы уза. Ул 2017 елның июлендә формалашкан иде. Әлеге чара беренчеләрдән булып оештырыла. Комитетның төп максаты булып продукцияне җитештерүдә һәм “Хәләл” хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган методларны эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Шул сәбәпле Россия товар җитештерүчеләренә таләпләр тәртипкә китерелә, товарны эчке базарда куллану мөмкинлеге барлыкка килә һәм продукцияне чит илгә экспортка чыгарырга мөмкинлекләр арта. Яңа структураның рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин билгеләнде.

- Бүгенге көндә "Нәрсә ул хәләл?" дигән сорауга еш кына "Дуңгыз итен кулланмау" дип җавап кайтаралар. Җәмгыятьтә мәсьәләне төптән аңлау юк. Безнең өчен теге яки бу продукциянең "хәләл" дип аталганлыгын түгел, ә бәлки аның хәләл булуын ачыклау мөһим. Безгә продуктның асылы әһәмиятле. Без, беренче чиратта, кулланучыларның хокукларын кайгыртырга тиеш. Әмма әлегә җитештерүче яклы торабыз, кызганычка каршы, – дип белдерде мөфти хәзрәтләре Техник комитет утырышының ачылышында.

Утырыш эшендә төбәк Диния нәзарәтләреннән 53 вәкил катнаша, шул исәптән, Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, сөт һәм ит промышленносте фәнни институтларыннан, “Хәләл” сертификацияләү комитетларыннан һәм үзәкләреннән, җитештерүче предприятиеләрдән һәм башкалардан. Моннан тыш, утырышка Техник җайлау һәм метрология буенча Федераль агентлык (РОССТАНДАРТ) җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев килде.

Беренче очрашуда техник комитетның структурасы һәм составы буенча документацияне тәкъдим ителә, 2018 елга милли стандартлар эшләү һәм 2020 елга кадәр техник комитетның урта тәүлеклек Программасы карала, шулай ук техник комитет эшчәнлеген финанслау мәсьәләләре буенча фикер алышу бара.

Исегезгә төшерәбез, техник комитет Техник җайлау һәм метрология буенча Федераль агентлык (РОССТАНДАРТ) октябрь аенда оештырылган иде (боерык 2017 елның 2 октябреннән № 2067 “Хәләл” продукция һәм хезмәтләре”н стандартлаштыру буенча техник комитет проектын төзү турында”). Техник комитет рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин билгеләнде, аның урынбасарлары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов, “Тест – Татарстан” республика сертификацион методик үзәге генераль директоры урынбасары Сергей Гогин, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы