Кичә Казан шәһәренең “Иман нуры” мәчете Совет районы мөхтәсибәте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә “Киномәүлид – 2017” оештырды. Әлеге чара “Казан Ривьерасы”нда (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1Б) “Эрмитаж” концертлар залында узды.
Илгиз Шәйхразиев, Зарина Вилданова кебек башкаручылар мөнәҗәтләр белән чыгыш ясады. Концерт-театраль номерлары белән бергә сәхнәдән интерактив рәвештә ике кыска метражлы фильм күрсәтелде. Әлеге фильм мөселман гаиләсе һәм аның кыйммәтләренең әһәмиятен чагылдырды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1524.html