Журналистлар белән мөфти очрашуы ничек узды?

06 декабрь 2017 ел 17:51
Журналистлар белән мөфти очрашуы ничек узды?

Чәй өстәлендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән гамьле әңгәмә корды. Федераль, республика, башкала һәм башка шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары бер түгәрәк өстәлгә хәзрәт белән очрашуга җыелдылар; сүз республикада гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә баручы хәлләр турында да барды. Тел мәсьәләсеннән башлап, алдагы Олимпиадада Россия спортчылары язмышына кадәр – Камил хәзрәт журналистларның теләсә нинди сорауларына җавап бирергә әзер иде.

“Татар теле үлми”

Берсүзсез, матбугат вәкилләрен бигрәк тә татар телен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре борчыды. Билгеле булганча, мөфти республикада беренчеләрдән булып мәктәпләрдә дәүләт телен мәҗбүри өйрәнүгә каршы чыгучылар белән бәхәскә ачыктан-ачык кушылды. Мөфтиятнең тулы бер эше булып татар теле тирәсендә барган вакыйгаларга яңа башлангычлар кертү булды. Шуларның берсенә Камил хәзрәт тулырак тукталды.

- 2018 елның башыннан без татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар башлаячакбыз, – дип белдерде ул. – Дәресләр республиканың 10 мәчетендә оештырылачак: Казанда – “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты”, районнар арасында – Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел үзәндә. Алар “килүчеләр өчен уңайлы булсын” принцибына таянып билгеләнгән. Ягъни шәһәр буенча керү-чыгу юллары һәм машина кую урыннары булу истә тотылган. Бүгенге көндә мөгаллимнәр туплау бара. Курсларда атнасына өч дәрес биреләчәк һәм ул өч ай барачак. Ул кичке вакытта – 19.00-21.00 сәгатьләрдә узачак. Укыту Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшләгән махсус программа буенча бара. Укыту тәмамлангач, курслар узу турында сертификат тапшырылачак.

Мөфти татар теленең киләчәк язмышы буенча үзенең ачык позициясен белдерде: “Безнең илебездә дин дәүләттән аерылган, ә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тел буенча эшләүне дәвам итәчәк. Безнең позиция үзгәрешсез кала: татар телен өйрәнү мөһим!” Ул үзенең туган телне өйрәнү тәҗрибәсе турында сөйләде (“вәгазьләр әзерләгәндә татар телендә укырга, сүзләрнең дөрес әйтелешен үзләштерергә туры килде”), Марий Элда укыганда мәктәп елларын искә төшерде һәм мари теле һәм тарихы буенча белемнәре белән бүлеште, шулай ук Төркиянең Казандагы элекке генераль консулы Турхан Дильмачка үзенең рәхмәтләрен белдерде, ул мөфти белән саубуллашу очрашуында болай дип әйткән: “Татар теле үлми. Ул матур әдәбиятта сакланып калачак. Татар халкының Тукае һәм башка күренекле затлары аны бөек иткән. Әмма татарларга килгәндә, телләрен онытсалар, алар үз бөтенлеген югалтачаклар”.

- Мөфтият республика мәчетлдәрендә вәгазьләр бары татар телендә генә укытылачак дигән карарны игълан иткәч, каршы килүчеләр күп булган иде, – дип искә төшерде Камил хәзрәт. – Әмма бер ел да узмады, шул ук кешеләр миңа рәхмәтләрен белдерәләр. Алар телне аңлый башладылар!

Мөфтиятнең тел мәсьәләсенә карашын ул татар телен актив рәвештә яклаган күренекле мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани китергән сүзләр белән дә ныгытты: “1872 елда рус телен өйрәнүгә каршы чыгучы кайбер татар дин эшлеклеләре арасында фикер каршылыклары барлыкка килә. Әмма Мәрҗани исәпләгәнчә, рус телен өйрәнү мәҗбүри булып санала, әмма бер шарт белән – әгәр ул мәдәнияткә, халыкчанлыкка һәм татар теленә зыян китермәсә” – дип сөйләде мөфти.

“Мәрҗани – искиткеч зат!”

Сүз уңаеннан, Шәһабетдин Мәрҗани шәхесе дә очрашуның аерым бер темасы булды. Үз чиратында, журналистларны Мәрҗанинең 200 еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Мәрҗани елы уңаеннан оештырылачак чаралар кызыксындырды. Камил хәзрәт аның иҗатын ихлас яратучы һәм Мәрҗани биографиясен тирәнтен өйрәнүче буларак, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән бүлеште, аның батырлыгын бәяләде.

- Мәрҗани хезмәтләре чит илләрдә өйрәнеләләр, – дип билгеләде ул. – Иорданиядә быел аның «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» (Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау) китабын нәшер иттеләр. Татар дин әһеленең гарәп телендәге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән.

Мөфти шулай ук кунакларга Мәрҗанинең “Көрәшче Шиһаби” исемен йөртүе турында искә төшерде. Милли көрәштә шулкадәр җиңелмәс дан-шөһрәткә ирешү өчен ул бик күп көрәшчеләр белән бил алышкан. Нык көрәшче буларак Мәрҗани бары лаеклы бил алышучылар белән генә көрәшкән. “Ике тапкыр бер үк кешеләр белән көрәшмәгән”, – дип билгеләде мөфти. Сүз уңаеннан, джиу-джитсу буенча Россиякүләм көрәшнең кубогы Мәрҗани исеме белән аталган. “Әлеге ярышлар узган елны зур масштабта узмады, ә галимнең юбилей турниры хәтта Россия Спорт министрлыгының бердәм календарена кертелгән, – диде джиу-джитсу буенча көрән билбауга ия булган Камил хәзрәт. – “Көчле кеше көчсезгә караганда Аллаһы каршында яхшырак һәм Аның тарафыннан яратуга күпкә лаеграк” – дип әйткән Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ул үзе дә физик яктан нык булган. Чөнки көрәш ул – Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте”.

Сүз уңаеннан, спорт темасы берничә тапкыр күтәрелде: һәм ул футболчы Гекдениз Карадениз, “Рубин” футбол клубы тренеры Корбан Бердыев һәм танылган төрек Коръән хафизы Исхак Даныш белән күптән түгел очрашу турында сөйләгәч, Камил хәзрәттән аның Халыкара олимпия комитетының Россия уенчылары буенча карарына ничек каравы турында сорадылар. “Спорт яңалыкларын махсус күзәтеп бармыйм, әмма Татарстан яки Россия командаларының җиңүенә һәрвакыт шатланам”, – диде мөфти.

“Биткоиннар – акча түгел”

Эшлекле массакүләм мәгълүмат чаралары Камил хәзрәтнең ислам финансларына кагылышлы фикере белән кызыксындылар. “Алар Россиядә үсеш алсын өчен, законнар җайга салынырга тиеш. Моннан тыш аларны кертү проблемалар китерүе бар. Бары мөселман блокчейны кебек аерым продуктлар гына кертеп була. Әмма ул да, биткоиннар кебек, тирәнтен өйрәнелүне таләп итәләр. Безнең фикеребезчә, биткоиннар ул – акча түгел, алар берни белән дә – ни алтын, ни көмеш белән дә ныгытылмаган һәм бернинди дә гарантиягә дә ия түгелләр”.

«Аллаһ разый булсын!” – Камил хәзрәт әлеге сүзләр белән Татарстанның элекке мәгариф һәзм фән министры Энгель Фәттаховны искә алды, ул гомум белем бирү мәктәпләрендә яулык ябу мәсьәләсен хәл итүдә актив катнашкан иде һәм бу сорауның янәдән Россия өчен актуаль булуын әйтте. “Безнең динебезне Аллаһы саклый”, – дип өстәде ул.

Очрашуда шулай ук хәләл ГОСТ турында сөйләштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы