Яшел үзәндә Җәмигъ мәчет ачыла

07 декабрь 2017 ел 12:43
Яшел үзәндә Җәмигъ мәчет ачыла

2017 елның 9 декабрендә Яшел үзәндә Җәмигъ мәчетнең рәсми ачылышы тантанасы узачак. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, район башлыгы Александр Тыгин, район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, республикабыз һәм Россия төбәкләренең дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Яшел үзән мөселман өммәте вәкилләре катнашачак.

Яшел үзән Җәмигъ мәчете ачылышы район мөселманнары өчен соңгы елларда иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Гоголь урамы, 19 нчы йортта урнашкан дини бина традицион дини, әхлакый кыйммәтләрне таратуга һәм конфессияләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәчәк. Мәчеткә беренче таш салу тантанасы 2001 елда узган иде. Төзелеш халык көче белән, район предприятиеләре һәм оешмаларының финанславы ярдәмендә барды. Бүгенге көндә шәһәрдә өч мәчет, ә районда кырыктан артык мәчет эшли.

“Җәмигъ” мәчете – ике катлы, биш манаралы корылма. Төп манараның биеклеге – 46 метр. Мәчетнең мәйданы – 1500 квадрат метр, сыйдырышлыгы – 1000 кеше. Ярдәмче бүлмәләрдән цоколь катында конференц-зал, ашханә, аш әзерләү бүлмәсе; беренче катта – ир-атлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен чишенү бүлмәләре; икенче катта – уку классы, никах һәм ял итү бүлмәләре, хатын-кызлар өчен балкон урнашкан.

Мәчет дини корылмалар комплексы төзелеше өчен махсус бирелгән1,2 гектар мәйдандагы җир кишәрлегендә урнашкан. Әйләнә-тирәсендә керү-чыгу юллары эшләнгән, берсе мәчет ишегалдында һәм берсе мәчет каршында урнашкан машина кую урыны бар. Комплекс планы буенча, мәчет янында хәләл кафе һәм мәдрәсә бинасы төзеләчәк.

Мәчет ачылышы тантанасы иртәнге унда (10.00) башланачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация уздыру өчен телефон номеры: 89172939706.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы