Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендә Болгар ислам академиясенә багышланган утырыш узды. Анда академияне оештыручылар - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисенең беренче урынбасары Раушан хәзрәт Габбасов, Академия президенты Камил Исхаков, ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, шулай ук ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров һәм ТР президентының эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев та катнаштылар. Көн үзәгендә беренче яңа уку елының башланып китүе турында фикер алышу иде.
Фотолар ТР Президенты сайтыннан алынды