Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Дагстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильевны каршы алды, ул кичә Татарстанга рәсми визиты белән килгән иде. Мөфти хәзрәт кунакларга дини өлкәдәге вәзгыять һәм Татарстандагы ислам үсеше хакында, мәчетнең тарихы һәм архитектурасының үзенчәлекләре турында сөйләде. "Кол Шәриф" тагын бик мөһим бер сәяси роль дә уйный: ул Казан Кремлендә мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында тигезлекне ассызыклый!" - диде Камил хәзрәт.
Камил хәзрәт Владимир Васильев белән очрашты
14 декабрь 2017 ел 18:52
Соңгы яңалыклар
Журналистларны 12нче Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз
13 март 2024 ел 09:35
“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды
12 март 2024 ел 09:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы