ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайланды

25 декабрь 2017 ел 15:05
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайланды

Фәтвалар буенча Евразия ислам советының еллык утырышы узды. Истанбулда узган әлеге чарада Россия төбәкләреннән, Белорусия, Казахстан, Польша, Босния, Болгария, Кыргызстаннан һәм башка илләрдән делегатлар катнашты.

Татарстан Республикасын әлеге утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев тәкъдим итте.

Утырыш барышында хәзерге ислам дөньясы өчен актуаль сораулар буенча фикер алышынды, мисал өчен, ислам күзлегеннән караганда медицина. Шулай ук фәтва кабул итүчеләр иңендә зур җаваплылык каралу мәсьәләсе дә читләтеп үтелмәде.

Рөстәм хәзрәт Нургалиевның фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайлануын да билгеләп үтәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Фәтвалар буенча совет узган елның октябрь аенда Евразия ислам союзы утырышы барышында оештырылды. Аның бурычы булып ислам хокукының актуаль мәсьәләләре буенча бердәм карарлар эшләп чыгару тора. Совет киңәшмә органы булып эшләүне күздә тота, аның карарлары совет әгъзалары тарафыннан үтәтү өчен мәҗбүри булып тормый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы