Мөфти – Кукмарада

26 декабрь 2017 ел 16:09
Мөфти – Кукмарада

Бүген Кукмара Җәмигъ мәчетендә имамнарның елга гомум нәтиҗәләр ясау җыелышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында үтте.

Җыелышта мәчет каршындагы курсларның мөгаллимнәре, имамнар, абыстайлар, Кукмара, Балтач, Теләче һәм Саба районы имам-мөхтәсибләре катнашты.

Кукмара районына эшлекле сәфәре кысаларында бүген иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев белән очрашты, төбәктәге дини вәзгыять турында фикер алышты.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев 2017 нче елда мәхәлләләр эшчәнлегенә гомум нәтиҗәләр ясады, шулай ук төрле юнәлешләр буенча чыгышлар тыңланды.

Татарстан мөфтие мәчетләрдә мәгърифәтчелек, уку-укыту буенча алып барылган эшләр өчен имамнарга рәхмәтен җиткерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы