Татарстан мөфтие эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

28 декабрь 2017 ел 11:55
Татарстан мөфтие эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

Татарстан Республикасының хөкүмәт делегациясе ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Делегация составына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кертелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәр кылу барышында Татарстан делегациясе Дубайның Ислам икътисады үсеше үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булырга, эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрергә ниятли. Дубайның ислам икътисады үсеше үзәге җитәкчелеге, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министрлыгы вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. ТР Президентына 2017-2021 елларга яңа икътисади стратегия (Halal lifestyle) тәкъдим ителер дип көтелә.

Рөстәм Миңнехановның Дубай Ислам банкы Төркеме генераль директоры Аднан Чилван белән очрашуы да көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы