Бүген “Зәкят” хәйрия фондының генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы имамнары җыелышында катнашты. Әлеге чара ТР Президенты аппараты, шәһәр мэриясе һәм районнарның хакимият вәкилләре катнашында узды. Ирек хәзрәт “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге турында сөйләде һәм имамнарның сорауларына җавап бирде.
Бүген шулай ук Лаеш районы Державино авылында район имамнарының җыелышы үтте, биредә “Зәкят” хәйрия фондының директор урынбасары Илнур хәзрәт Әлмәтов чыгыш ясады. Илнур хәзрәт җыелган халыкка зәкят түләүнең мәҗбүри гамәл булуы турында лекция сөйләде.