Татарстан мөфтие: “Һәрбер кеше хафиз була ала”

29 декабрь 2017 ел 16:40
Татарстан мөфтие: “Һәрбер кеше хафиз була ала”

Telеgram челтәрендә шул исемдә канал булдырылды. Аңа @hafizlar адресы буенча язылырга мөмкин.

Бер ай элек Татарстаныбызга танылган Коръән хафиз Исхак Даныш килеп киткән иде. Бездә булган чакта ул бик кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Алтмыш яшьлек бер имам узган елны Коръәнне тулысынча ятлап чыккан. Бер кеше Коръәнне хәтта алты ай эчендә ятлаган.

“Һәрбер кеше Коръән ятлый ала. Һәрбер кеше хафиз була ала. Ләкин аның шартлары, тәртибе бар. Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак. Көненә бер бит ятланса, бер ярым, ике елда хафиз булырга мөмкин”, – ди Татарстан мөфтие.

Быел “ТАСС” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Камил хәзрәт Истанбулда мәдрәсәдә укуы, Коръән-хафиз булуы һәм иснәд (чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) алуы, шулай ук үзенең Коръәнне ятлау тәҗрибәсе белән уртаклашкан иде. “Безнең игътикадыбыз (гакыйдәбез) Коръәннән алынырга тиеш. “Гакыйдә буенча иң олуг китап нинди?” – дип сорасалар, без: “Коръән-Кәрим”, – дип җавап бирәбез. Коръән ул – иң олуг китап. Җәбраил галәйһиссәлам Коръәнне алып килде, ул фәрештәләрнең сәйиде (хуҗасы) булды. Коръән-Кәримдә аның турыда “Ышанычлы рух (ышанычлы Җәбраил)” дип әйтелде. Коръән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңде. Безнең Пәйгамбәребез пәйгамбәрләрнең мөһере, ул кешеләрнең иң яхшысы, иң олугы булды. Ягъни Коръән кемгә кагылса – ул кеше иң олуг кеше булачак. Коръән-Кәрим безнең өммәтебезгә килде. “Сез иң изге, иң хәерле өммәт булдыгыз”, – дип әйтте Раббыбыз. Коръән-Кәрим рамазан-шәриф аенда иңдерелде – рамазан ае барлык айларның солтаны булды. Коръән Кадер кичәсендә иңде – бер төн “мең айдан да хәерлерәк” булды. Әгәр дә Коръән-Кәрим безнең йөрәкләребезгә керсә, бездә булса, аның буенча гамәл кылсак, иң изге, иң хәерле кеше булачакбыз”, – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы