Нияз хәзрәт Сабиров – Мәрҗанинең туган җирендә

29 декабрь 2017 ел 17:49
Нияз хәзрәт Сабиров – Мәрҗанинең туган җирендә

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров олуг дин галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең туган җирен – хәзерге Әтнә районы Комыргуҗа авыл җирлеген һәм Мәрҗанинең бабасы Габделкоддус нигез салган Мәрҗән авылын зиярәт итте. Сәфәрнең максаты – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әмере буенча Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани турында документаль фильм әзерли башлау.

Нияз хәзрәт Сабиров шулай ук Әтнә районы Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчеттә җомга намазы үткәрде, Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәктәп укытучылары һәм укучылары белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы