Мәдрәсәләрдә читтән торып белем алучы шәкертләр өчен укулар башланды

09 гыйнвар 2018 ел 11:43
Мәдрәсәләрдә читтән торып белем алучы шәкертләр өчен укулар башланды

Татарстан мәдрәсәләрендә читтән торып уку бүлекләрендә белем алучы шәкертләр өчен укулар башланып китте. Мисал өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә алтмыштан артык шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортстан, Мари Эль республикаларыннан, Ульян, Киров, Ставрополь, Липецк, Түбән Новгород өлкәләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе инде үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин булып хезмәт итәләр.

Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең танылган шәхесләре бик теләп очраша. Узган атнада алар алдында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, татар галимнәре Наил Таиров һәм Марсель Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов чыгыш ясады. Җомга көнне читтән торып укучы шәкертләр белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин очрашты. Ул шәкертләр белән әңгәмә корды, аларның сорауларына җавап бирде һәм мәчеттә җомга намазын укытты.

8 нче гыйнвар көнне очрашуга Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин килде. Ул студентларга Болгар ислам академиясенең эшчәнлеге, мөселман мәгариф системасындагы проблемалар, хәләл ризыклар җитештерү өлкәсендә техник комитет ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ректор шулай ук кадимчелек һәм җәдитчелек мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, гамәлдәге укыту стандартлары белән таныштырды һәм шәкертләрнең укуларында уңышлар теләде.

Көндезге уку бүлегендә белем алучы шәкертләр исә хәзерге вакытта туган якларында практика үтәләр.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы