Мөфти читтән торып укучы шәкертләр белән очрашты

10 гыйнвар 2018 ел 13:43
Мөфти читтән торып укучы шәкертләр белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты.

Хәзерге вакытта читтән торып уку бүлегендә дүрт курста барлыгы 352 шәкерт белем ала. Камил хәзрәт һәр курска кереп, әңгәмәләр үткәрде, иң беренче чиратта шәкертләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Татарстан мөфтие хәзерге вакытта татар телендә Коръән тәфсиренең басмага әзерләнүе турында сөйләде. “Әле генә без тәфсирне утыз данә бастырдык, хәзер соңгы редакцияләү эшләре алып барыла. Тикшергәннән соң аны иске имляда да әзерләү ниятебез бар. Без аны дүрт ел дәвамында егерме җиде тәфсиргә таянып әзерләдек. Мәрҗани елы кысаларында татарча тәфсирне күпләп бастырачакбыз”, – дип белдерде Камил хәзрәт.

Тәфсир татар телендә таралып беткәннән соң гына рус телендә нәшер ителәчәк.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Telеgram челтәрендә “Һәрбер кеше хафиз була ала” дигән канал булдырды. Аңа @hafizlar адресы буенча язылырга мөмкин. Татарстан мөфтие: “Һәрбер кеше Коръән ятлый ала. Һәрбер кеше хафиз була ала. Ләкин аның шартлары, тәртибе бар. Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак. Көненә бер бит ятланса, бер ярым, ике елда хафиз булырга мөмкин”, – диде һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең дә берничә елда Коръәнне ятлап чыгулары турында матур мисаллар китерде.

Татарстан мөфтие шәкертләрне шулай ук җомга көнне ястү намазыннан соң Галиев мәчетендә уза торган гакыйдә дәресенә чакырды. Бу атнада лекция “Ибне Тәймиянең хаталары” дигән темага багышланачак.

Очрашу дәвамында укучылар хәләл буенча сорауларын бирделәр һәм мөфти хәзрәт “Хәләл” стандартлары комитеты җитәкчелеге белән очрашу оештырырга тәкъдим итте.

Очрашу истәлеге итеп һәр шәкерткә мөфтият тарафыннан әзерләнгән “Ислам дине нигезләре” китабы тапшырылды. Әлеге басма мәчетләрдә дәресләр алып бару өчен универсаль басма һәм ул үз эченә барлык ислам фәннәрен колачлавы белән үзенчәлекле булып тора. Аны әзерләүдә Татарстанның барлык мәдрәсәләреннән вәкилләр катнашты һәм ул “Хозур” нәшрияты тарафыннан 20 мең данә тираж белән басылды. Шәкертләр бүләк өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, авыл җирлегендә хезмәт итүче хәзрәтләр өчен бик төпле кулланма булуына ышанычын белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, узган елны читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашу барышында Коръән-Кәримнең яңа басмасы тапшырылган иде. Быел “Ислам дине нигезләре” бүләк итеп бирелде. Шәкертләр киләсе елга Коръән тәфсирен бик теләп көтүләрен һәм барлык изге эшләр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы