“Хәләл” стандартлары буенча комитет беренче тапкыр боланнарны хәләл чалуны оештырды

10 гыйнвар 2018 ел 10:45
“Хәләл” стандартлары буенча комитет беренче тапкыр боланнарны хәләл чалуны оештырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты Россиядә беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалып әзерләүне тормышка ашырды. «Возрождение» ҖЧҖ тарафыннан кабул ителгән гариза нигезендә Комитет белгечләре боланнарны чалуны күзәтү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды. Сәфәр барышында әлеге төбәктә хәләл продукцияне популярлаштыру һәм күзәтчелек буенча хезмәттәшлек турында килешү төзүгә ирешелде. «Возрождение» ҖЧҖ директоры Андрей Русаков кеше организмы өчен болан итенең сыер һәм сарык итләренә караганда өстенлекләре турында сөйләде. “Безнең боланнар ирекле йөреп үстереләләр, табигый азыклар белән тукланалар, өстәмә катнашмаларсыз үсеш гормоннары файдаланмыйча үстереләләр, – дип билгеләде ул. – Боланнар мүкләр, җиләкләр, лишайниклар белән тукланалар”.

Хайваннарны сую шәригать кануннары буенча алып барыла, электр һәм башка чаралар файдаланылмый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты белгечләре беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалу барышын җитәкләде.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты бәяләве буенча «Возрождение» җитештерүе “Хәләл” таләпләренә туры килә дип табылды һәм Комитетның “Хәләл” тамгасын куллану өчен рөхсәт бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы