Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан 2017 елның 14 ноябрендә матбугат очрашуында тәкъдим ителгән "Татарский для начинающих" каналы көннән-көн популярлык казана бара. Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында әлеге укыту ресурсын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды һәм хәзерге вакытта татар телен өйрәнү өчен 2000 артык кеше кушылды.
Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә.
Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин. Кушылыгыз!