Намазга видео буенча өйрәнергә мөмкин

11 гыйнвар 2018 ел 11:00
Намазга видео буенча өйрәнергә мөмкин

Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-кызларга намаз уку тәртипләре буенча видео әзерләделәр.

Намаз ул – ислам диненең биш баганасының берсе, аны үтәү мәҗбүри, ул җанны пакьли, калебләрне нурландыра һәм кешене Аллаһы каршында мәртәбәле итә. Татарстандагы күп кенә этник мөселманнарның намаз уку тәртипләрен белмәвен һәм даими рәвештә мәчеткә йөри алмауларын истә тотып, әлеге гамәлне өйдән чыкмыйча гына үтәргә өйрәнү өчен видеодәрес иң гади һәм уңайлы юл булып тора. Роликта намазны үтәү гамәлләре тулы эзлеклелектә күрсәтелә, тәннең һәрбер торышына аңлатмалар бирелә, сүзләрнең дөрес әйтелеш кагыйдәләре ныгытыла, чөнки рус хәрефләре гарәп теле фонетикасына караган авазларны тулысы белән биреп бетерә алмый.

“Хатын-кызлар намазы” видеосын карау өчен түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: https://youtu.be/97gt9Wtwlq4 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы