Болгар академиясенә Мәрҗани буенча белгечнең килеп укытуы көтелә

11 гыйнвар 2018 ел 16:13
Болгар академиясенә Мәрҗани буенча белгечнең килеп укытуы көтелә

Болгар ислам академиясендә беренче семестрда ике доктор: Палестинадан килгән шәйх Исмәгыйль Бүлбүл һәм Иорданиядән килгән шәйх Абдурраззак әс-Сәгъди белем бирде.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, февраль башыннан Болгар ислам академиясендә икенче семестрда биш профессор белем бирә башлар дип көтелә. Моңа кадәр килгән галимнәр күбрәк гарәп теле һәм хәнәфи мәзһәбе белгечләре иде. Чакырылучы профессорларның чираттагылары шәфигый мәзһәбе һәм гакыйдә буенча булачак. “Россиядә традицион ике мәзһәб булганлыктан, шәкертләр шәфигый мәзһәбен дә чагыштырып өйрәнергә тиешләр. Әлеге мәзһәбнең үзенчәлекләрен белү өчен, тирән белем бирү кирәк, – дип белдерде Рәфикъ хәзрәт шәкертләр белән очрашу барышында. – Иорданиядән тагын бер доктор, фикъһе буенча белгечне – Луай ибн Габдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфине чакырачакбыз. Ул “Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренә тәхкыйк (комментарий)” темасына күп хезмәтләр башкарган галим. Билгеле ки, күренекле галимнәрнең хезмәтләренә комментарийлар язу мөселман дөньясында, аеруча гарәпләр арасында жанр буларак формалашкан һәм ул бик күп очрый. Әлеге галим үзенең фәнни эзләнүләре барышында Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнгән, аның хезмәтләрендәге авыр терминнарны аңлаткан, шулай ук катлаулы төшенчәләргә хәзерге заман күзлегеннән аңлатмалар бирүе белән бик тә үзенчәлекле”.

Икенче семестрдан биш профессор эшли башлауны академия ректоры югары дәрәҗә буларак бәяләде, чөнки алар күренекле докторлар булу өстенә, Болгар академиясендә укыту эшен бары гарәп телендә генә алып барачаклар.

Исегезгә төшерәбез: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы