Казанда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак

11 гыйнвар 2018 ел 14:27
Казанда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак

16 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак.

Күренекле татар дин эшлеклесе һәм галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган юбилей елында бу беренче күргәзмә булачак. Мәрҗани татар иҗтимагый фикере тарихында аерым урын тота һәм XIX йөзнең реформаторлык хәрәкәтендә иң ачык шәхесләрнең берсе булып тора.

Замандашлары аны “болгар җиренең иң зур галиме”, “Үз чорының Платоны”, “татар Геродоты” дип атаганнар. Татар халык шагыйре Г.Тукай аны мактап, “Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат  хәзрәт” дип язган.

Мемориаль әйберләр, кулъязмалар һәм китаплар саклана торган Казан шәһәре әйдәп баручы фәнни учреждениеләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең биографиясе, фәнни һәм дини яктан дөньяга карашы формалашуы, педагогик эшчәнлеге тарихын күзаллау мөмкин булачак. Әлеге күргәзмә галимнең мирасына һәм татар халкының мәдәни традицияләренә кызыксыну уятуны көчәйтер дип көтелә.

ТР Милли музее җыелмасыннан күргәзмәдә бюро-секретер һәм юл сандыгы, Ш.Мәрҗани китапханәсеннән китаплар тәкъдим ителәчәк. 1874 елда төшкән фотосы һәм 1864-1865 елларда Истанбулда тау хрусталеннән эшләнгән шәхси мөһере күргәзмәдә уникаль экспонатлар булачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 89172939706 телефоны буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы