16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак

12 гыйнвар 2018 ел 16:36
16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак

16 гыйнварда күренекле татар дин эшлеклесе, мәгърифәтче, мөселман фәлсәфәчесе, тарихчы һәм көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула. 2018 нче ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аның исеме белән игълан ителде. Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

Иртәдән, 9.45 сәгатьтә Казанның мөселман өммәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Мәрҗанине искә алу өчен аның кабере янына җыелачак. Җыенда катнашучылар галимнең васыятен, аның бөек мирасын һәм кабатланмас шәхес булуын искә төшерәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәйх Мәрҗани рухына багышлап Кәлам шәрифтән аятьләр укыячак һәм дога кылачак.

Аннары көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларында Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган тематик кичәләр узачак. Буа, Кукмара, Мамадыш, Ютазы, Әлмәт һәм Чаллы мөхтәсибәтләрендә урнашкан барлык мәдрәсәләрдә укучылар, имамнар һәм барлык кызыксынучылар өчен вәгазь кичәләре, викториналар, ачык дәресләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Казан имамнары, башкалабыз мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылышына җыелачак. Күргәзмәдә галимнең шәхси әйберләре, китаплар, кулъязмалар, фотографияләр, ТР Дәүләт архивыннан документлар һ.б. тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук агымдагы елның февраль аенда Татарстан мөфтияте тарафыннан халыкара конференция, Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Россиякүләм ярышлар һәм башка чаралар уздыра ниятләнә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү 89172939706 телефоны буенча башкарыла (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы