Журналистларга RUSSIA HALAL EXPO турында сөйләячәкләр

24 гыйнвар 2018 ел 10:02
Журналистларга RUSSIA HALAL EXPO турында сөйләячәкләр

2018 елның 26 гыйнварында 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен хәләл-индустрия – RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча матбугат очрашуы үткәреләчәк. Күргәзмә 2018 елның 10-12 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Х Халыкара икътисади саммит кысаларында уза. Очрашуның спикерлары булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Ренат улы Низамов һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Мөшәррәф улы Галиев чыгыш ясаячак.

RUSSIA HALAL EXPOның төп максаты булып илебезнең хәләл продукция җитештерүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләрен үстерү, Россия җитештерүчеләренең экспортка чыгу мөмкинлекләрен арттыру, үзебезнең ил хәләл секторына инвестицияләр җәлеп итү, Россия икътисадына сыйфатлы продукция өлешен арттыру, читтән керә торган продукцияләр урынына үзебезнекен булдыру программасын тормышка ашыру. Шул уңайдан RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең төп темасы булып “Яшәү рәвеше буларак хәләл” темасы торачак.  

Чара “Корстон” мәйданчыгында узар дип көтелә. RUSSIA HALAL EXPO кысаларында җитештерү тармагына караган форумнар һәм белгечләр өчен түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, кулинария белгечләре хезмәтләре, дегустацион конкурслар, катнашучыларны һәм “Хәләл” стандартларына җавап бирүче әлеге индустриянең иң яхшы вәкилләрен бүләкләү көтелә. Күргәзмәдә үз хәләл продукцияләрен Россия җитештерүчеләре генә түгел, якын һәм ерак чит илләр дә күрсәтәчәк.

Халыкара күргәзмәне оештыручылар булып Президент һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, ТР “Хәләл” стандартлары комитеты, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы тора.

Аккредитация өчен телефон: +7917-293-97-06 – Резеда Закирова.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы