“Зәкят” хәйрия фонды игезәкләргә сәламәтләнү өметен бүләк итте

15 гыйнвар 2018 ел 13:41
“Зәкят” хәйрия фонды игезәкләргә сәламәтләнү өметен бүләк итте

“Зәкят” хәйрия фонды ДЦП белән интегүче ике баланы кыйммәт торган бәягә реабилитацияләү өчен акча җыюны төгәлләде. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән “Зәкят” хәйрия фонды үтенече белән ярдәмнәр җыелды, Артур һәм Тимур Алексеевлар хәзер “Первый шаг” реабилитация үзәгендә дәваланырга әзерләнәләр. Реабилитациянең чираттагы курслары өчен аларга 120 мең сум акча кирәк иде. Хәзерге вакытта Артур йөри, әмма аның сөйләм үсеше тоткарлана, ә Тимур күптән түгел генә беренче адымнарын башлады. Малайларның әти-әниләре өчен балаларының үзләре атлап китүләрен күрүдән дә зуррак бүләк һәм могҗиза була аламы икән? Гаилә әгъзалары әлеге изге эшкә өлеш кертүче һәммә кешегә дә рәхмәтләрен җиткерә. Аллаһы Тәгалә ике дөнья бәхетенә ирешүне насыйп итсә иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы