Бүген күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче, тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, республикабызның мөселман өммәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Казан шәһәре Яңа бистә зиратына аның кабере янына җыелды. Биредә иртә таңнан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, республикабызның төрле почмакларыннан имамнар, мөгаллимнәр, мәдрәсә шәкертләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бөек Мәрҗанине искә алып, аның рухына дога кылу өчен килде. Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның вәгазе белән башланды.
– Гарәп теленнән “Шиһабетдин” исемен “дин метеоры” яки “Атылучы Ислам йолдызы” дип тәрҗемә итәргә мөмкин, – дип ассызыклады ул. – Дөрестән дә, имамның мирасы, якты комета сыман, татар халкының тормышын яктырткан. Яшь чагында ул вакыт өчен традицион булган Бохара һәм Сәмәрканд белемнәрен алып, татар дин эшлеклесе Казанга кайткач дистә еллар дәвамында үз гомерен татар халкының иҗтимагый тормышын яңартуга, гарәп, фарсы, госманлы халкы фикерләренең тәрәкъкыятькә илткән мирасын һәм шул вакыттагы Көнбатыш Европа мәдәниятен үзләштерүгә сарыф итә. Безнең бурыч – Мәрҗанинең бәһасез мирасын яшь буынга тапшыру.
Нияз хәзрәт сөйләгәнчә, Шиһабетдин Мәрҗани 1 нче Казан мәчетенең имам-хатыйбы һәм мәдрәсә мөдәррисе була, ул мәгърифәтчелек вазифасын гомеренең ахырына кадәр алып бара. Мәрҗани тарафыннан утыздан артык хезмәт язылган, аларның күпчелеге гарәп телендә. Аларда татар дин эшлеклесе хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсе карашыннан сөнни Ислам (әһле сөннәт вәл җәмәгать) өйрәтмәләрен алга сөрә. Имамның хезмәтләре бар ислам дөньясына киң тарала һәм хаклы рәвештә мөселман дин гыйлеменең хәзинәсен тулыландыралар.
Аннан соң сүз мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде, ул Кәлам шәрифтән аятьләр укыды. Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Мәрҗани кабере янында дога кылды.