ТР Милли музеенда Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

16 гыйнвар 2018 ел 15:40
ТР Милли музеенда Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Бүген күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан чаралар ТР Милли музеенда дәвам итте. Монда галим һәм дин эшлеклесенең туган көнендә “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” тематик күргәзмәсе ачылды. Экспозиция ачылышында мөселман руханияте вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре, шулай ук галимнәр, педагоглар, татар иҗади интеллигенциясе катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән кунакларны аның урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сәламләде. Ул билгеләгәнчә, 2018 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Мәрҗани елы дип игълан ителде һәм әлеге юбилейга бәйле рәвештә зур чаралар билгеләнгән. Шул исәптән – халыкара фәнни конференцияләр һәм Мәрҗани Кубогына көрәш буенча Россиякүләм ярышлар.

ТР Милли музее күргәзмәсендә Мәрҗанинең шәхси әйберләре тәкъдим ителгән: бюро-секретер, юл сандыгы, китаплар, фото, кулъязмалар һәм мөһер. Моннан тыш, киң катлам күзәтүенә ТР Дәүләт архивыннан алынган, галимнең хезмәтенә һәм эшчәнлегенә кагылышлы документлар куелган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы