Бүген бөек татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула. Әлеге истәлекле көн уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәкаләсен бастырды. “Шиһабетдин “ислам йолдызы” дигәнне аңлата” – Камил хәзрәт чираттагы язмасын шулай атаган. Биредә ул “имамның мирасы, якты комета сыман, татар халкының тормышын яктырткан” дип билгеләп уза. “Билгеле кеше турында билгеле булмаган фактлар” рухында язылган мәкаләдә Мәрҗанинең биографиясенә кагылышлы кызыклы фикерләр белән танышырга мөмкин.
Мәкаләне тулысы белән биредә укый аласыз.