Татарстанның төрле почмакларында Мәрҗанине искә алдылар

17 гыйнвар 2018 ел 09:16
Татарстанның төрле почмакларында Мәрҗанине искә алдылар

16 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан Татарстанның төрле почмакларында галимнең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган тематик кичәләр узды. Буа, Кукмара, Мамадыш, Ютазы, Әлмәт һәм Чаллы мөхтәсибәтләрендә урнашкан барлык мәдрәсәләрдә укучылар, имамнар һәм барлык кызыксынучылар өчен вәгазь кичәләре, викториналар, ачык дәресләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кичә узды. Мәдрәсәдә өстәмә белем бирү курсларында укучы шәкертләр арасында Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнүгә багышланган викторина уздырылды. Шәкертләр барлык сорауларга да төпле җавап бирделәр. Хисмәтуллина Халисә, Кәримова Әдилә, Зарипова Камилә призлы урыннар алды. Көндезге бүлектә укучы I-III курс шәкертләре белән мәдрәсәнең беренче мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов Шиһаб хәзрәтнең тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнү буенча ачык дәрес уздырды. Шул уңайдан шәкертләргә презентация күрсәтелде.

Бөек мәгърифәтчебезнең туган көнендә,  Кукмара мәдрәсәсендә дә махсус чаралар оештырылды. Башлангыч бүлектә укучы хатын-кызлар һәм һөнәри бүлектә белем алучы ир-егетләр төркемнәрендә галимгә багышланган вәгазьләр сөйләнде, соңыннан вәгазь эчтәлегенә бәйле Викторина үткәрелде. Мәдрәсә мөгаллимнәре Рифат хәзрәт Ибраһимов һәм Рузилә абыстай Мәҗитова сөйләгән вәгазь проектор аша күрсәтелгән фотослайдлар белән үрелеп барды. Мөгаллимнәр җиткергән мәгълүматны шәкертләр зур игътибар белән тыңлап,  Викторинада актив катнаштылар, барлык сорауларга да җавап бирә алдылар. Ир-егетләр арасында призлы урыннарга лаек булдылар: I – Вәлиев Алмаз; II – Фәйзрахманов Рәмис; III – Сафин Заһит. Хатын-кызлар арасында: I – Талипова Ләбибә; II – Идиятуллина Зөбәйдә; III – Җиһаншина Асия. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хатын-кызлар төркемнәре инициативасы белән Мәрҗани хәзрәтләренең күркәм юбилеена багышлап мәдрәсәдә чәй мәҗлесе дә оештырылды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә дә олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең 200 еллык юбилее уңаеннан искә алу мәҗлесе оештылылды. Очрашуда шәкертләр, мөгаллимнәр, татар зыялылары катнашты. Мәрҗани хәзрәтләренең тәрҗемәи хәле турында мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин сөйләде. Мәрҗани хәзрәтләре янында үз вакытында ак байлардан булган Мөхәммәт Садыйк Галикәев аның янында күп кенә эшләрендә ярдәмләшеп яшәгән. Ул 1906 елда Ал мәчет бинасын төзүче булганлыгы, шуның белән булган вакыйгалар турында сөйләде. Шәкертләр Коръән укып, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче, тарихчы һәм фикер иясе рухына дога кылдылар.

Мамадыш мәдрәсәсендә галим-мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган ачык дәрес үткәрелде. Мөдрәсә мөгаллиме Ранил хәзрәт Талипов шәкертләрне бөек галимебезнең тормыш юлы, шул чор тарихы белән таныштырды. Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсендә уку йортының җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин Мәрҗани турында дәрес үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы