Бүген Черек күл – хәйрия мәйданчыгы

17 гыйнвар 2018 ел 10:20
Бүген Черек күл – хәйрия мәйданчыгы

Бүген, 17 гыйнвар көнне, Казанның “Черек күл” паркы хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителә. Башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар, әлеге парктагы шугалакка килеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү хәйрия акциясендә катнашачак. Спорт инвентарьләрен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга китәчәк. Әлеге акция “Добрая Казань” проекты кысаларында уза. Парк һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, бүген тимераякларны алып тору 13.00 сәгатьтә ачылачак, 16.00-17.00 сәгатьләрдә шугалакта фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узачак. Тәнәфестә «Добрый фудтрак»та тамак ялгарга мөмкин, көнлек табыш шулай ук хәйриягә тотыла.

«Добрая Казань» проекты шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм ул хәйриячелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен тикшерелгән хәйрия фондлары, социаль эш белән шөгыльләнүче компанияләр һәм шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары кушылды.

Фото: "АиФ Казань"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы