Булачак ислам журналистлары белән очрашу узды
17 гыйнвар 2018 ел 16:30
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Россия ислам институтының журналистика факультетында белем алучы студентлар белән очрашу узды. Булачак каләм ияләре, оешмаларда җәмәгатьчелек белән эшләүчеләр, интернет-басма мөхәррирләре, радио-телевидение хезмәткәрләре иң беренче чиратта Россиядә иң зур мөселман дини структураларының берсе булган Диния нәзарәте эшчәнлеге белән танышты. Мөфтиятнең җитәкчелек органнары һәм ул алып бара торган проектлар, дини мәгариф, яшьләр сәясәте, социаль хезмәт һ.б. юнәлешләр турында Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова сөйләде. Очрашу барышында булачак һөнәр ияләренә нәтиҗәле эш алып бару өчен тәҗрибәләр алмашу кирәклеге әйтелде, практика узу мәсьәләләре каралды.
Соңгы яңалыклар
19 май 2023 ел 17:07
19 май 2023 ел 16:56
19 май 2023 ел 15:37
19 май 2023 ел 11:17