2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый. Әлеге курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла. Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак: татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре. Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломга ия белгечләр алып барачак, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин.
Казан шәһәре: | Адресы | Оештыручының контактлары |
Кабан арты мәчете | Казан шәһ., Һади Такташ ур., 26 8(843)537-12-83 | Айгөл Махиянова 89179126524 |
Әниләр мәчете | Казан шәһ., Газовая ур., 18 8(843)277-93-78 | Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 89274221751 |
Ярдәм мәчете | Казан шәһ., Серов ур., 4А 8(843)223-03-59 | Римма Гатина 89178646480 |
Гаилә мәчете | Казан шәһ., Җәүдәт Фәйзи ур., 2 8(843)223-06-62 | Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 89172619319 |
Тынычлык мәчете | Казан шәһ., Мелитопольская ур., 15 8(843)266-34-04 | Аббяс хәзрәт Шляпошников 89253787416 |
Мөхтәсибәтләр: | ||
Чаллы | 423810, Чаллы шәһ., Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14) | Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев +7(8552)38-67-02 |
Түбән Кама | Түбән Кама шәһ., Химиклар пр., 59 | Салих хәзрәт Ибраһимов 89179077779 |
Алабуга | Алабуга шәһ., Тынычлык пр., 2 | Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 89872383157 |
Яшел Үзән | Яшел үзән шәһ., Ленин ур., 22 А | Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741 |
Әлмәт | Әлмәт шәһ., Мәрҗани ур., 82А | Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 89276707970 |