RUSSIA HALAL EXPOда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

18 гыйнвар 2018 ел 15:51
RUSSIA HALAL EXPOда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

RUSSIA HALAL EXPO – 2018 хәләл-индустрия күргәзмәсе ачылышының датасы билгеле булды. Экспозиция үз эшен 2018 елның 10 маенда башлый һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Х Халыкара икътисади саммит кысаларында дәвам итәчәк.

RUSSIA HALAL EXPOның төп максаты булып илебезнең хәләл продукция җитештерүчеләрен һәм хезмәт күрсәтүчеләрен таныту, Россия эшмәкәрләренең экспортка чыгу мөмкинлекләрен арттыру, үзебезнең ил хәләл секторына инвестицияләр җәлеп итү, Россия икътисадында сыйфатлы продукция өлешен арттыру, читтән керә торган продукцияләр урынына үзебезнекен булдыру программасын тормышка ашыру. Шул уңайдан RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең төп темасы булып “Яшәү рәвеше буларак хәләл” темасы торачак. Чара “Корстон” мәйданчыгында узачак. RUSSIA HALAL EXPO кысаларында җитештерү тармагына караган форумнар һәм белгечләр өчен “түгәрәк өстәл”ләр, мастер-класслар, кулинария белгечләре хезмәтләре, дегустацион конкурслар, катнашучыларны һәм “Хәләл” стандартларына җавап бирүче әлеге индустриянең иң яхшы вәкилләрен бүләкләү көтелә. Күргәзмәдә үз хәләл продукцияләрен Россия җитештерүчеләре генә түгел, якын һәм ерак чит илләр дә күрсәтәчәк.

Халыкара күргәзмәне оештыручылар булып Президент һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, ТР “Хәләл” стандартлары комитеты, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы тора.

Күргәзмәдә катнашу шартларын www.russiahalal-expo.ru сайтында, rhe@halalrt.com электрон почтасы яки +7(843) 238-33-71,  210-30-80 телефоннары аша белешергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы