Мөселман яшьләренең “Гакыйдә мәктәбе” ачылды

31 гыйнвар 2018 ел 09:30
Мөселман яшьләренең “Гакыйдә мәктәбе” ачылды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында “Гакыйдә мәктәбенең” ачылышы узды. Гакыйдә буенча укуларга бару өчен 40 кеше сайлап алынды. Алар ике турда көч сынаштылар: беренче турда – социаль челтәрләрдә ни өчен бу мәктәптә катнашасылары килүен язып мәгълүмат тараттылар; икенче турда гакыйдә, фикъһе сорауларына онлайн рәвештә өч төркемгә бүленеп тест эшләделәр. Шул рәвешчә, катнашырга теләүчеләрнең белем дәрәҗәсе ачыкланды һәм кырык кеше сайлап алынды. Ә катнашырга теләүчеләрнең саны йөздән артык булды.

Татарстан Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган "Гакыйдә мәктәбе" 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Болгар шәһәренең “Ак мәчет” территориясендә узачак. Әлеге чара барышында гакыйдә фәне буенча дәресләр һәм кичке очрашулар узачак. Мәктәпкә төп укытучы буларак чакырылган Әбу Гали Габдеррәшид Әл-Әшгари Әл-Хәнәфи “Акыда ат-Тахавиййя” китабы буенча белем бирәчәк. Укудан буш вакытта саф һавада актив уеннар, спорт ярышлары, “Ак мәчет”тә бергә җыелып намазлар уку, Болгар тыюлыгына экскурсия, Болгар академиясендә белем бирүче Габдерраззак Сәгъди һ.б. белән очрашулар үткәреләчәк һәм алар гыйлем алуның фазыйләтләре, яшьләр – олылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләячәк.

"Гакыйдә мәктәбе"нең ачылыш тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова әлеге мәктәптә укырга теләүчеләрнең сайлап алыну этаплары белән таныштырды һәм белем бирү өчен бик мәртәбәле кунакларның һәм остазларның чакырылуын әйтте. Быел Татарстаннан тыш, Әстерхан, Новосибирск, Башкортстан, Пенза, Чувашстан, Ульяновск өлкәләреннән, Мәскәү, Ижевск, Чиләбедән вәкилләр килгән. Айгөл Биктимирова чараның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ярдәме белән уздырылуын билгеләп узды. Аннары кунакларга сүз бирелде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин гакыйдә фәнен өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләде. "Без узган гасырның туксанынчы елларында мөселман кардәшләр бер-беребезне бик яхшы белә идек, матур, әдәпле, итагатьле аралаша идек. Ә хәзер яшьләр арасында сәер гадәткә тап булабыз: бер-берсенә тәкфир кылалар (көферлектә гаеплиләр), хәтта берсе сәлам бирсә, икенчесе җавап кайтармас дәрәҗәгә җитәләр. Шуңа без мондый укуларның херле нәтиҗәләргә китерүенә өметләнеп һәрчак догаларда торабыз", - дип белдерде ул. Рөстәм Вәлиуллин яшьләргә мәктәп кысаларында вакытларын бушка уздырмаска, шайтан коткысына бирелмәскә киңәш итте.

Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкиле - Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге баш белгече Марат Илдар улы Сәлимгәрәев ислам динендә белем алу турында ассызыклап: "Белем алу - һәрбер мөселман кешесенең бурычы. Гыйлем ул - исламның җаны. Белем алыгыз һәм алга таба хәрәкәт итегез", - дип җиткерде.

Ахырдан чарада катнашучылар узган елны узган "Коръән мәктәбе" буенча әзерләнгән видеосюжет карадылар.

“Гакыйдә мәктәбе” тәмамлангач билгеле вәгазьче Әбу Гали Әл-Әшгари имтихан уздырачак, шулай ук катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Оештыручылар әлеге чарада катнашучылар өчен эш дәфтәрләре әзерләде, анда көн тәртибе күрсәтелгән, хәдисләр китерелгән, Аллаһының күркәм исемнәре бирелгән. Барлык катнашучыларга да “Хозур” нәшриятында чыгарылган “Акыда ат-Тахавийя” китаплары таратылачак.

Әлеге биш көнлек укулар барышында Болгарның Ак мәчетендә 18-30 яшьлек мөселман егетләре һәм кызлар дөнья мәшәкатеннән читтә иман нигезләрен ("Усулюд-дин") өйрәнәчәк. Узган елны Болгарда узган "Коръән мәктәбе" мөселман дин эшлеклеләре тарафыннан хуплау тапты һәм Татарстан мөфтие тәкъдиме белән "Гакыйдә мәктәбе"н уздыру карар кылынды. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гыйлем алырга омтылу – һәрбер мөселман һәм һәрбер мөслимәнең бурычы”, – дигән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы