Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына әңгәмә бирде. “Адымнар” мәгълүмати-аналитик тапшыруы журналистлары бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сюжет әзерлиләр. Камил хәзрәт билгеләгәнчә, Мәрҗани иң беренче чиратта дин галиме булган, аның иҗаты бу юнәлештә бик тә билгеле, һәм ул Россиядән читтә яхшы өйрәнелә. Иң күркәм мисал итеп 2017 ел ахырында Мәрҗанинең Иорданиядә нәшер ителгән «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» (Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау) китабын санарга мөмкин. Татар дин галименең гарәп телендәге әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Габдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. Моннан тыш, “Фикъһе ысулы” хезмәте хәзерге көннәргә кадәр Мисырда кат-кат басылып килә һәм дөньяның иң борынгы университетында, мәртәбәле Әл-Әзһәр мөселман дини белем бирү уку йортында дәреслек сыйфатында файдаланыла. Ә галимнең “Назурат әл-хак” китабы, Мәрҗанинең мирасын өйрәнү өчен, бүгенге көндә Төркиядә, Пакьстанда һәм Бәйрутта да басыла һәм бар җиһанга таратыла! – дип билгеләде мөфти.
Мөфти: “Мәрҗанинең мирасын өйрәнү өчен безгә бер генә ел да җитми”
19 гыйнвар 2018 ел 15:32
Соңгы яңалыклар
Галиев мәчетендә җомга намазында Казан кинофестиваленең танылган кунаклары булып китте
06 сентябрь 2024 ел 15:13
Мөфти ТР Рәисенең Согуд Гарәбстаны Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры белән очрашуында катнашты
06 сентябрь 2024 ел 11:51
Коръән ятлауның үзенчәлекле программасы авторы, Төркиядән килгән хәфизә Нәзарәттә булды
06 сентябрь 2024 ел 08:39
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы