Мөфти: “Мәрҗанинең мирасын өйрәнү өчен безгә бер генә ел да җитми”

19 гыйнвар 2018 ел 15:32
Мөфти: “Мәрҗанинең мирасын өйрәнү өчен безгә бер генә ел да җитми”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына әңгәмә бирде. “Адымнар” мәгълүмати-аналитик тапшыруы журналистлары бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сюжет әзерлиләр. Камил хәзрәт билгеләгәнчә, Мәрҗани иң беренче чиратта дин галиме булган, аның иҗаты бу юнәлештә бик тә билгеле, һәм ул Россиядән читтә яхшы өйрәнелә. Иң күркәм мисал итеп 2017 ел ахырында Мәрҗанинең Иорданиядә нәшер ителгән «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» (Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау) китабын санарга мөмкин. Татар дин галименең гарәп телендәге әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Габдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. Моннан тыш, “Фикъһе ысулы” хезмәте хәзерге көннәргә кадәр Мисырда кат-кат басылып килә һәм дөньяның иң борынгы университетында, мәртәбәле Әл-Әзһәр мөселман дини белем бирү уку йортында дәреслек сыйфатында файдаланыла. Ә галимнең “Назурат әл-хак” китабы, Мәрҗанинең мирасын өйрәнү өчен, бүгенге көндә Төркиядә, Пакьстанда һәм Бәйрутта да басыла һәм бар җиһанга таратыла! – дип билгеләде мөфти.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы