“Зәкят” фондында инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәк эшли башлады

22 гыйнвар 2018 ел 09:43
“Зәкят” фондында инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәк эшли башлады

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында яңа социаль проект башланды – Инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк. "Үзенчәлекле" балалар өчен махсус чараларның үтә кирәклеген истә тотып, Фонд әкият һәм музыка белән терапия буенча курслар, иҗади мастер-класслар башлады, ә аларның әти-әниләре өчен – тегү һәм бию буенча түгәрәкләр. Моннан тыш, Үзәктә һәрбер гаилә квалификацияле психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Бер атна дәвамында физик үсешендә үзенчәлекләр булган балалар Казанның “Подросток” яшүсмерләр клубы базасындагы үзәккә килә алалар, ул Годовиков урамы, 16 нчы йортта урнашкан. Үзәк эшләп китү барышында аның эшчәнлеге киңәячәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондының Инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәк Президент грантлары Фондының гражданлык җәмгыяте үсешенә бирелүче гранты ярдәмендә гамәлгә кертелде.

Проектны тормышка ашыру буенча “Зәкят” хәйрия фондының партнерлары булып Казан шәһәре муниципаль бюджет учреждениесе “Подросток” яшьләр клубы берләшмәсе һәм ТР “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы тора.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Фондка 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы