Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укыталачак "Без - татарлар" татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500-дән артып китте. Әлеге сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала: Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләре. Татар телен курслары 2 февральдән ачылачак. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде. Дәресләрне белгечлеккә ия филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.
Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылды!
22 гыйнвар 2018 ел 14:31
Соңгы яңалыклар
“Ярдәм” фонды мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен азык-төлек кибетләренә сертификатлар белән тәэмин итә
12 октябрь 2022 ел 15:42
Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 2,6 млн сум җыелды
12 октябрь 2022 ел 11:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы