Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылды!

22 гыйнвар 2018 ел 14:31
Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылды!

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укыталачак "Без - татарлар" татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына  язылучыларның саны 500-дән артып китте. Әлеге сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала: Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләре. Татар телен курслары 2 февральдән ачылачак. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде. Дәресләрне белгечлеккә ия филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы