Челтәр маркетингы: рөхсәт ителәме, юкмы?

23 гыйнвар 2018 ел 14:30
Челтәр маркетингы: рөхсәт ителәме, юкмы?

25 гыйнвар 18.00 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә мөселман дискуссион клубының чираттагы җыелышы узачак. Очрашу темасы “Челтәр маркетингы һәм ислам” дип билгеләнгән. Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, сәүдә итү – Сөннәт гамәл. Сату-алу эше кызыклы һәм мавыктыргыч. Әмма кайвакыт сатучылар, табыш артыннан куып, рөхсәт ителгән сәүдә алып бару юллары турында оныталар. Мисал өчен, күп кенә мөселманнар өчен челтәр маркетингы белән шөгыльләнүнең рөхсәт ителү-ителмәү мәсьәләсе ачык булып кала. Нәрсә ул челтәр маркетинг һәм аның эш принциплары нидән гыйбарәт? Бу система буенча эшләргә мөмкинме? Безгә кадәр яшәгәннәр ничек сәүдә алып барганнар һәм дөрес сату итүнең төп нигезләре нидән гыйбарәт? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында дискуссион клубта катнашучылар Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм челтәр маркетингының әйдәп баручы вәкилләре белән сөйләшәчәк. Барыгызны да ястү намазыннан соң Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы