Чаллыда мөхтәсибәт җыелышы узды

23 гыйнвар 2018 ел 17:22
Чаллыда мөхтәсибәт җыелышы узды

Чаллы мәчетләрендә үткән елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, быелга эш планнары кабул итү җыелышлары бара. Шундый фикер алышу бүген, 23 гыйнварда, “Туфан” мәчетендә булды. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин үзенең чыгышында отчет чорында башкарылган күп кенә уңай эшләргә тукталып китте. Мәсәлән, мәчет хәйрия эшләрен уңышлы алып бара. Биредә мәхәллә кешеләре, инвалидлар өчен аш мәҗлесләре үткәрелә. Балалар белән эшләү, алар өчен лагерьлар оештыру тәҗрибәсе бар. Якшәмбе төркемнәрендә укыту уңышлы оештырылган. Укучылар белән дәресләр уздырылып кына калмый, ә Ислам нигезләре буенча викториналар, кичәләр  уздырыла, ел саен иң яхшы аксакал билгеләнә.

Җыелышта катнашучылар мәхәллә эшчәнлеген яхшы билгесе белән бәяләделәр. Шулай ук ревкомиссия отчёты тыңланды, аның составына үзгәреш кертелде.

Җыелышта 2018 елга эш планы кабул ителде. Анда хәйрия эшләрен киңәйтү, уку-укытуга мәхәллә кешеләрен күбрәк тарту һ.б. бурычлар билгеләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы