Чаллы мәчетләрендә үткән елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, быелга эш планнары кабул итү җыелышлары бара. Шундый фикер алышу бүген, 23 гыйнварда, “Туфан” мәчетендә булды. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин үзенең чыгышында отчет чорында башкарылган күп кенә уңай эшләргә тукталып китте. Мәсәлән, мәчет хәйрия эшләрен уңышлы алып бара. Биредә мәхәллә кешеләре, инвалидлар өчен аш мәҗлесләре үткәрелә. Балалар белән эшләү, алар өчен лагерьлар оештыру тәҗрибәсе бар. Якшәмбе төркемнәрендә укыту уңышлы оештырылган. Укучылар белән дәресләр уздырылып кына калмый, ә Ислам нигезләре буенча викториналар, кичәләр уздырыла, ел саен иң яхшы аксакал билгеләнә.
Җыелышта катнашучылар мәхәллә эшчәнлеген яхшы билгесе белән бәяләделәр. Шулай ук ревкомиссия отчёты тыңланды, аның составына үзгәреш кертелде.
Җыелышта 2018 елга эш планы кабул ителде. Анда хәйрия эшләрен киңәйтү, уку-укытуга мәхәллә кешеләрен күбрәк тарту һ.б. бурычлар билгеләнде.