Бүген Казанга Россия Президенты Владимир Путин килә, ул мөселман дини оешмалары вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашачак. Очрашуда бербөтен дини мәгариф системасын формалаштыру һәм үз ватаныбызның дин гыйлеме мәктәбе үсеше мәсьәләләренә тукталу күздә тотыла. Шулай ук Болгар ислам академиясе эшчәнлегенә беренче нәтиҗәләр ясау көтелә.
Исегезгә төшерәбез: 24-25 гыйнвар көннәрендә РФ Президенты Башкортстан һәм Татарстан республикаларына эш сәфәре кыла.
Фото: kremlin.ru